Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина: Хәзерге тормышта җан тынычлыгы — дефицит әйбер
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина халыкның рухияте, күңел торышы шигърияткә сусаган дип саный.«Тормыш тиз уза, фаҗигаләр дә булып тора, менә шундый пробле...
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина халыкның рухияте, күңел торышы шигърияткә сусаган дип саный.
«Тормыш тиз уза, фаҗигаләр дә булып тора, менә шундый проблемалардан халык арыган, ул җанына тынычлык эзли. Хәзерге тормышта җан тынычлыгы — дефицит әйбер. Җан тынычлыгын кешелек, безнең милләт иҗатта һәм шигърияттә таба дип беләм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Шагыйрә фикеренчә, иҗат тормыш белән үрелеп бара. «Үземнең буын каләм әһелләре, үткән буын турында әйткәндә халыкның үз фикере, әдәбиятның үз фикере дигән сүз белән килешмим. Без — халыкның бер өлеше. Мин нәрсә эшләсәм дә, гаиләле кеше, балалар анасы буларак та, иҗатымда хәзерге вазгыять чагыла», — ди Лилия Гыйбадуллина.
«Әдәбият халык тормышыннан беркайчан да аерылмады, татар әдәбиятының аның үзенчәлеге дә шунда. Миллилек, халык тормышы дип җан атудан башка татар әдәбиятын күз алдына да китереп булмый. Кешелек яшәешенең алга рухият, сәнгать кулында», — диде ул.
Лилия Гыйбадуллина фикеренчә, тормыш-көнкүрештә булган һәр вакыйга турында яза торган шагыйрьләр бар. «Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз, Луиза Янсуарның иҗатын карагыз. Әрнеткән вакыйга сине кулга каләм алырга этәрә. Бу гасырда да 2017 ел авыр ел булып хәтергә кереп калды. Мин мәгариф өлкәсендә эшли идем һәм ул вакыттагы әрнүләрем шигырь булып кәгазьгә салынды», — ди ул.
«Беренче тапкыр Саҗидә Сөләйманов исемендәге премия булдырылганда каләм тибрәтүче яшьләргә стипендия дә бирелде. Стипендиатлар арасында мин дә бар идем. Фондның игелекле мөнәсәбәтен тойдым, шуннан рухландым», — диде шагыйрә.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина
Фото: Салават Камалетдинов
Комментарийлар