Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрә Фирдәвес Әһлия Казан мәктәбе укучылары белән иҗади очрашуга килгән

16 ноябрь көнне шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әһлия Казан шәһәренең 77 нче мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучылары белән иҗади очрашу уздырды.Татарстан Язучылар берлеге хәбәр...

16 ноябрь көнне шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Әһлия Казан шәһәренең 77 нче мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучылары белән иҗади очрашу уздырды.
Татарстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, силли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Айгөл Карманова Айгөл, татар теле укытучылары Гөлназ Әхтәмова, Гүзәлия Мөбәрәкшина, Илгизә Тимершина һәм Зилә Хәмитгатина Зилә зур тырышлыклар куеп, шушы дәресне әзерләгәннәр.
Балалар татарча Фирдәвес Әһлия шигырьләрен укыган, шагыйрә апаларының яңа язган шигырьләрен зур игътибар һәм ихласлылык белән тыңлап, аңа дистәләгәнчә сорау биргән. Әдибә, җавап итеп, балаларга һәм укытучыларга әле яңа гына табадан төшкән, Болгарыбызда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Ап-ак чалма, каләм, кара…» исемле альбом-китабын бүләк иткән.
Кичә Габдулла Тукай шигыренә «Туган тел» не җырлап тәмамланган.
«Чын күңелдән әйткәндә, 77 нче мәктәптә узган очрашу гаҗәеп җылы, күркәм очрашу булды. Мондый күрешүләр ешрак булсын иде дип телисе генә кала», диелә хәбәрдә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/letters/17-11-2021/shagyyr-fird-ves-liya-kazan-m-kt-be-ukuchylary-bel-n-i-adi-ochrashuga-kilg-n-5843366

Комментарийлар