Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат

Бүген озакка сузылган каты авырудан соң шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды. Бу мәгълүматны Татарстан Язучылар берлеге раслады. Фото: g...

Бүген озакка сузылган каты авырудан соң шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды. Бу мәгълүматны Татарстан Язучылар берлеге раслады.
0108 Фото: gossov.tatarstan.ru
Рөстәм Зәкуановка 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде. 2018 елда ул "Таттелеком" җитәкчесе Лотфулла Шафигуллин белән бергә мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен Тукай премиясенә лаек булды. Авыруы сәбәпле, ул премияне үзе кабул итеп ала алмаган иде.
Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов иртәгә Биектау районының Мүлмә авылында җирләнәчәк. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
Хушлашу 3 декабрьдә 7 сәгать 30 минутта Казан шәһәре, Н.Ершов урамы 62 Гйорты янында була.
Биектау районының Мүлмә авылы - Рөстәм Зәкуановның хәләл җефете Фәния Зәкуанова туган авыл. Зәкуановлар 40 елга якын бергә гомер иткәннәр.
 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176272/

Комментарийлар