Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Газинур Моратның “Сөюнең ак тирмәсе” китабы башкорт теленә тәрҗемә ителгән

Шагыйрь, журналист һәм публицист Газинур Моратның “Сөюнең ак тирмәсе” шигъри җыентык китабы башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.“Күптән түгел Башкортстанның Зә...

Шагыйрь, журналист һәм публицист Газинур Моратның “Сөюнең ак тирмәсе” шигъри җыентык китабы башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
Шагыйрь Газинур Моратның “Сөюнең ак тирмәсе” китабы башкорт теленә тәрҗемә ителгән
“Күптән түгел Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты “Каләмнәр кардәшлеге” сериясендә “Сөюнең ак тирмәсе” исемле шигъри җыентыгымны бастырып чыгарды. Бу җыентыкта шигырьләр һәм поэмалар тупланган. Китапны башкорт теленә нәшриятның матур әдәбият бүлеге мөдире Фирдәүес Ногманова тәрҗемә итте”, - диде Газинур Морат.
Аның сүзләренчә, китапның тиражы мең ярым данәне тәшкил итә.

  • Газинур Моратов — татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2016), Муса Җәлил премиясе лауреаты (2007), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге (2000) лауреаты.


Фото: Ильнар Тухбатов

Комментарийлар