Логотип «Мәйдан» журналы

Сәхнәм–рухи кыйблам!

Сәхнә — ул үзе бер серле дә, сихри тылсымлы көчкә ия булган галләм кебек миңа тоела. Сәхнәгә тәү тапкыр кайчан чыкканымны да хәтерләмим инде. Ниндидер бер илаһи, көчле сихәт бар анда. Тамашачылар алды...

Сәхнә — ул үзе бер серле дә, сихри тылсымлы көчкә ия булган галләм кебек миңа тоела. Сәхнәгә тәү тапкыр кайчан чыкканымны да хәтерләмим инде. Ниндидер бер илаһи, көчле сихәт бар анда. Тамашачылар алдында чыгып сүз тотуым миңа көч-куәт өсти, илһам дәрте бүләк итә. Юк, мин үземнең тормыш тәкъдиремне бу өлкә белән бәйлисем килми бөтенләй дә... Ләкин, монда ниндидер ялкыны мине тартып, үзенә җәлеп итеп тора. Төрле хәлләр булганы бар, Актаныш гримёркасында анекдотлар сөйли-сөйли, диплом алырга чакырганнарын да ишетмичә калган чагым булды. Бер тапкыр авылдашлар алдында янәдән чыгышлап, сынау тотамын – микрофон кышкы, чатнап торучы, гәүһәр, рәхимсез суыклыктан туктады. Микрофонсыз, ачы суыкта сөйләдем, карсылуым ярдәм итте ярый әле, ярты сценарийне ул башкарды. Авыл клубына, тамашачы булып кына кереп утырам дисәм дә, мине игълан итеп куюлары бар. Нишлисең инде, йөз-кыяфәтне карамыйча гына чыгасың да басасың ул. Инкарь итмим, сәхнәдә матурлык патшалыгы булуы мотлак бит. Тамаша залында утыручы кеше сине аңларга да, тиргәп тә куярга бик мөмкин бит. Ничек бармын. Импровизация төшенчәсен бик үз итәм, монда чөнки бихисап төрле күренешләр сыя ала. Ул гадәттә, минемчә, планлаштырылган, сценарий катыркасында язылып куелган сүздән дә яхшырак, эчтәлеклерәк, төслерәк килеп чыга. Яратам мин сәхнәне, яратам газиз халкымны!
Кайчак, авыл клубларында сәхнә артларында да булгаларга туры килгәләли. Бу чакларда инде, бөтенләй бер икенче сулышка ия буласың. Ашыгасың, нәрсәнедер чыгасың булса тамашачы алдына, кабатлап азапланасың. Сценарийга күз белән әз генә булса да “күз салырга” тырышлыкка әвәс булып та китәсең. Дулкынлану хисләре, падуга, пардәләрне узып чыкканчы дәвам итә бирә. Ничек чыгып басасың икәнне белеп бетереп тә булмый. Шундый мизгелләр, эстрада артистларын-җырчыларын каршы алган, аларга гримёркада ярдәм иткән чакларда бар. Бу вакытлар иң кызыклысы да, шаяны да булгалап киткәли. Ниндидер кызыклы хәлләр белән бүлешенелә, әле самовәр кайнады микән, телефонны зарядкага куярга “озайткыч” эзләү белән үтә тамашага тиклем саналган минутлар. Кием-салымны әзерләп куярга да ярдәмләшү бит әле мотлак, икенче номерга. Иң үзенчә хәл-вакыйга–тиз-тиз генә рәвештә бер биюченең чәчен плойка ярдәмендә бөдрәләтү булган иде. Ул каушыйсың, ул борчыласың, минутлар, проигрыш үтә бара бит ул. Көтеп тормый синең, өйрәнгәнеңне. Байтагы булды, әмма бик яратам җаным белән мин, гримёрка якларын, нигәдер, тамаша залыннан хәтта ки ныграк.
Гомумән алганда, сәхнәнең көч-көдрәте хәтсез дип уйлыйм мин, ул бер сизелмәс кенә тәгълимәт вә сихәт аркылы дәвалый, кирәк булганда–төшеп беткән кәефне күтәрә, тормыш кичерешләренә ямь һәм тәм өсти. Яратам, җан атам мин сәхнәм дип...

Комментарийлар