Логотип «Мәйдан» журналы

Сергей Погодин һәм Сәрия Сабурская Зәйдә яшьләр белән очрашты

Зәйнең 7нче мәктәбендә “Хокук белемнәре мәктәбе” проекты кысаларында республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская яшьләр белән очрашт...

Зәйнең 7нче мәктәбендә “Хокук белемнәре мәктәбе” проекты кысаларында республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская яшьләр белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Очрашуда Зәй, Сарман, Әлмәт, Азнакай, Мөслим районнарының хәрби-патриотик клубларында һәм берләшмәләрендә шөгыльләнүчеләр, шулай ук әлеге районнарның өлкән сыйныфларында укучы егетләр катнашты. Традицион булган әлеге очрашулар елына ике мәртәбә хәрби хезмәткә чакыру башланыр алдыннан уздырыла.
Кунакларны мәктәп фойесында тигез рәтләргә баскан яшьармиячеләр каршы алды. Биредә аларга Антон Мироновның “Прокачай своего героя” проекты да презентацияләнде.
Очрашуны Сәрия Сабурская алып барды. Анда катнашучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Ул районда хәрби-патриотик эшчәнлекнең куелышын анализлады, аерым алганда, хәрби-патриотик клубларда эш куелышына, Зәй эзтабарларының эшчәнлегенә, ветераннар хәрәкәтенә тукталды.
Тулаем алганда, районда бу юнәлештә максатчан эш алып барыла. Әлеге эшчәнлек елдан-ел төрле төрле формалар ала, камилләшә.
Булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре игътибарына шуны да җиткерик: 18 майда иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил “кайнар линия” үткәрәчәк. Сорауларны 8(843)236-00-71 телефоны аша бирергә була.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183362/

Комментарийлар