Логотип «Мәйдан» журналы

Сергей Погодин 2019 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә алу яңалыкларын искәртте

Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин ТР Министрлар Кабинетында брифингта 2019 елның язгы чакырылышында кертелгән яңалыкларны искә төшерде.“Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль законга...

Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин ТР Министрлар Кабинетында брифингта 2019 елның язгы чакырылышында кертелгән яңалыкларны искә төшерде.
Сергей Погодин 2019 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә алу яңалыкларын искәртте
“Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2019 елның 6 февраленнән, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре яки вазифаи затлары һәм хәрби учет эше өчен җаваплы оешмалар ике көн эчендә Хәрби комиссариатка хәрби учетта торырга тиеш булып та, анда исәпләнмәгән гражданнар турында белешмә җибәрергә тиеш”, - диде Погодин.
Ул гражданнарга хәрби учетка басу өчен Хәрби комиссариатларга юллама тапшыру кирәклеген әйтте. “Гражданнарның яшәү урыны буенча теркәлмәве хәрби учетта тору бурычыннан азат итми, һәм аларны хәрби учетка бастырмау өчен сәбәп була алмый”, - диде республиканың Хәрби комиссары.
“2019 елның 18 мартыннан, гомуми белем бирү мәктәбендә укыган вакытта 18 яше тулган гражданнарга, бакалавриат программасы буенча гына түгел, урта һөнәри белем һәм магистратура программасы буенча укуын дәвам итү белән бәйле рәвештә дә, хәрби хезмәт бурычын үтәү кичектерелә. Элек ул мәктәпне тәмамлагач кына 18 яше тулганнар өчен карала иде”, - диде Погодин.
Хәрби комиссар югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларның я 2-3 ел контракт буенча, я бер ел мәҗбүри хезмәтне сайлый алганын искәртте.
Иҗтимагый оешмалар вәкилләре, элеккечә үк, хәрби хезмәткә чакыру комиссияләрендә эшли алачак. Армиягә чакырылучыларның әти-әниләре, уллары буенча карар кабул ителгәндә, комиссия утырышларында катнаша, хәрби хезмәт урынына озата ала.
Фото: Ильнар Тухбатов

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/02/183776/

Комментарийлар