Логотип «Мәйдан» журналы

Сергей Ибраев Барда җирендә татар телен сакларга вәгъдә бирде

Пермь крае Барда районы башлыгы Сергей Ибраев үзе җитәкчелек иткән территориядә татар телен саклау өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.Аның бу сүзләре Барда районы һәвәскәрләренең "Безнең милли мәдәни...

Пермь крае Барда районы башлыгы Сергей Ибраев үзе җитәкчелек иткән территориядә татар телен саклау өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.
prm_3257
Аның бу сүзләре Барда районы һәвәскәрләренең "Безнең милли мәдәни мирасыбыз" дип исемләнгән концертыннан соң яңгырады. “Барда районына игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сез оештырган сәфәрләрдән соң безнең районда тормыш җанлана", - диде ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закировка мөрәҗәгать итеп.
Ренат Закиров үз чиратында Барда һәвәскәрләренең иҗади отчетын Казан тамашачысы гына түгел, ә бөтен Россия төбәкләреннән килгән татарлар каравын әйтте. Концертны “Казан сәхнәсеннән күрсәтерлек” затлы тамаша дип бәяләде. Концертта Казанда укучы Барда районы иҗатчы яшьләренең чыгыш ясавын Ренат Закиров җирле җитәкчелекнең алга карап эш итүе дип атады.
Барда һәвәскәрләренең Казан концерты II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында оештырылган иде. Ул Казан милли-мәдәни үзәге залында үтте.
Концертта "Кый" фольклор төркеме, “Дуслык” хореографик коллективы, “Нурлы” бию төркеме, “Барда гүзәле” вокаль төркеме һәм ялгыз башкаручы Барда үзешчән җырчылары чыгыш ясады.
Концерт барышында кызыклы тарихи мәгълүматлар да бирелде. XVII гасыр урталарындагы Байавыл мәдрәсәсендә милли азатлык көрәше башында торган Батырша укыткан. Шушы төбәк мәдрәсәсендә XIX гасыр башында Гали Чокрый белем алган. Танылган татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй дә 1905-1915 елларда шушында мөгаллимлек иткән. Шагыйрь һәм прозаик Әдип Маликов та юллама буенча Султанай мәктәбенә укытырга килгән. Барда ягыннан чыккан күренекле фольклорчы галим Рәшит Ягъфәров, композитор Мәсгут Имашев, вакытсыз вафат булган Әлмәт театры актрисасы Дамира Кузаева, композитор Луиза Батыр-Болгарины искә алдылар. Бардалылар үз якташлары булган эстрада җырчылары Сәнифә Рангулованы, Гүзәл Уразованы, Чулпан Йосыпованы да әйттеләр. Сәхнәгә үз шагыйрьләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Идия Ашировны чыгардылар. Концертта җырчы композитор Мәсгут Имашев үзе дә җырлады.
Барда районы вәкилләре Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Барда төбәгенә багышлап “Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән” җыентыгын чыгаруын да сәхнәдән яңгыратты.
Концерт җитәкчеләрнең рәхмәт сүзләре һәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
prm_4262 Фото: Расих Фасхутдинов
 
http://www.tatar-inform.tatar

Комментарийлар