Сәләтле балаларны кайсы мәктәпләр әзерли?
Хәзерге вакытта Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы уза. Төрле фәннәр буенча ярышлар 10 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотосыҖиңүчеләр ил күләмендә ярышачак һәм быел да сынатмас д...
Хәзерге вакытта Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы уза. Төрле фәннәр буенча ярышлар 10 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотосы
Җиңүчеләр ил күләмендә ярышачак һәм быел да сынатмас дип ышанабыз. Сөенечкә, республикабызда иң югары дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларда сынатмаслык сәләтле егет-кызлар җитәрлек. Әмма, нигездә, мондый “йолдызчыклар”ны ел саен бер үк мәктәпләрдә әзерлиләр. Республикабызның 20ләп районында хәтта төбәк дәрәҗәсендәге сынауларда да үз-үзен күрсәтерлек укучылар бөтенләй юк икән.
Татарстанда cәләтле балалар белән максатчан рәвештә эшлиләр. Аерым фәннәргә һәвәслеге булганнар белән иң яхшы укытучылар шөгыльләнә, аларны үстерүгә зур көч куела. Бу эшнең нәтиҗәсе дә бар. Республикабыз укучылары илкүләм һәм халыкара ярышларда беренче урыннар яулый.
Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм үстерү - республика белем бирү сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Олимпиада хәрәкәте бездә даими үсештә һәм укучыларны төрле фәннәр буенча башта республика, аннары Бөтенроссия ярышларына әзерләү бик яхшы оештырылган. Педагогларның сәләтле укучылар белән системалы эше рейтингларда чагылыш таба. Татарстан командасы җиңүчеләр һәм призерлар исәбе буенча рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны били.
Узган уку елында Татарстанның 5 укучысы халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары дип табылган. Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча безнең укучылар ел саен Россия җыелма командасына керә. 2014 елда ике егетебез – Никита Чернега һәм Алексей Волостнов – математика буенча олимпиадада алтын һәм көмеш медальләр яулады. Чаллының 26нчы гимназиясе укучысы Искәндәр Азангулов - быел Россия җыелма командасына кандидат.
- Математика белән мин балачактан ук дуслаштык. Башта Чаллының 37нче мәктәбендә белем алдым. Аннары укытучым әти-әниемә мине 26нчы гимназиягә күчерергә киңәш итте. Яңа мәктәпкә барыр алдыннан математик лагерьда булып кайттым. Нәкъ шул чакта фәннәр патшабикәсе дип аталган бу фән – минеке икәнен аңладым да. Югары нәтиҗәләргә ирешергә нәкъ шушы лагерьлар һәм мәктәптәге түгәрәктә шөгыльләнүем ярдәм итте, - ди Искәндәр.
Казанның 131нче лицее укучылары Булат Курамшин, Дмитрий Садыйков, Руслан Котляров һәм Әмир Гыйззәтуллин химия буенча халыкара олимпиадада катнашу өчен Россия җыелма командасына керергә дәгъва итә.
– Татарстанның иң яхшы мәктәбендә – 131нче лицейда укыйм. VII сыйныфта чагында, монда күчәргәме-юкмы дип икеләнеп йөргән идем. Ул чакта үземнең әлегә кыска гына гомеремдә иң төп карарны кабул иттем дип саныйм. Моңа беркайчан да үкенмәдем – башка мәктәптә шундый югары нәтиҗәләргә ирешмәгән булыр идем дип уйлыйм. VIII сыйныфта үз-үземне иң яхшы яктан күрсәтә алырдай өлкәне эзли башладым. Һәм бу өлкә химия булды. Укытучым түгәрәк алып бара, шуннан башланды инде. Мәктәп күләмендәге олимпиадаларда да, Бөтенроссия күләмендә үткәрелгәннәрендә дә катнаша башладым. Ә инде X сыйныфта халыкара дәрәҗәдә үз көчемне сынадым. Билгеле, ирешкән уңышларым өчен, беренче чиратта, укытучыларыма рәхмәтлемен, - ди Булат Курамшин.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, олимпиадаларда шундый югары уңышка ирешү Республика олимпиада үзәге һәм сәләтле балалар өчен махсуслашкан учреждениеләрнең җайга салынган эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә мөмкин. Татарстанда аерым фәннәр буенча тирәнтен белем бирү программаларын гамәлгә ашырган 15 инновацион интернат-мәктәптән торган челтәр булдырылган. Аерым алганда, былтыр укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этапларында Казанның шундый уку йортлары – 2нче лицей-интернат (28 җиңүче һәм призер), КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицей-интернатында (23) белем алучылар югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, соңгы ике елдагы уңай динамика бәхәссез – 2014 елда укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында 38 процент укучыбыз җиңүче һәм призер булса, 2015 елда инде катнашучыларның яртысыннан артыгы - 52 проценты югары нәтиҗәләргә ирешкән. Дөрес, укучыларның күрсәткечләре тулаем республикада да яхшы дип әйтеп булмый. Шәһәрләрдә кайбер фәннәр - көчлерәк, авылларда йомшаграк бирелә. Республиканың 20ләп районы югары нәтиҗәләр белән сөендерә алмый.
Белем бирүнең сыйфатын республиканың барлык районнарында да бертигез итү өчен соңгы елларда күп эшләр башкарыла. Вәзгыятьне үзгәртү өчен, билгеле, иң яхшылардан үрнәк алырга, алардан өйрәнергә кирәк.
Анатолий Иванов, Мамадыш районы башлыгы:
– Соңгы елда без белем бирү сыйфатының тотрыклылыгын саклауга ирештек. Бу - чыгарылыш сынаулары, БДИ нәтиҗәләрендә дә чагыла. Укучыларның барысы да аттестат алды, 2 укучы 100 балл туплады. Олимпиадада катнашучылар, призерлар саны биш ел эчендә ике тапкыр артты. Алар арасында федераль дәрәҗәдә уңышка ирешүчеләр дә бар. 2015 елда 5 укучы Россия Президенты премиясенә лаек булды. Бу уңышлар районда сәләтле балаларга кагылышлы программаны тормышка ашыруга да бәйле. Югары нәтиҗәгә ирешүчеләргә муниципаль грантлар тапшырыла.
Талантлы укучыларны федераль вузлар алдан ук күзли башлый икән. Күпчелек олимпиадалар да абруйлы университетлар тарафыннан оештырыла бит. Җиңүче һәм призерларны алар алдан ук үзләренә чакырып, перспективалар белән кызыктырып куя. Нәтиҗәдә, республикабызда укуын дәвам итүче “йолдызчыклар” - бармак белән генә санарлык.
Олимпиадаларның төбәк этаплары тәмамланганнан соң Бөтенроссия күләмендәге сынаулар башлана. Быел иң дәрәҗәле интеллектуаль ярышларны республикабыз да кабул итәчәк. Татарстанда тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика буенча федераль олимпиада узачак.
Комментарийлар