Логотип «Мәйдан» журналы

"Сәләтле балалар", "Рухият", "Шәфкатьлелек" хәйрия фондлары гамәлдән чыгарылды

"Татнефть" компаниясе җитәкчелеге моңа кадәр гамәлдә булган "Сәләтле балалар", "Рухият", "Шәфкатьлелек", "Тазалык" хәйрия фондларын "Татнефть"нең хәйрия фондлары» итеп берләштерергә карар кылды, дип я...

"Татнефть" компаниясе җитәкчелеге моңа кадәр гамәлдә булган "Сәләтле балалар", "Рухият", "Шәфкатьлелек", "Тазалык" хәйрия фондларын "Татнефть"нең хәйрия фондлары» итеп берләштерергә карар кылды, дип яза"Әлмәт таңнары" басмасы.
 
Югарыда аталган фондлар төрле елларда мәгариф, мәдәният, фәнни иҗат, спорт юнәлешләрен куәтләү, төрле категориядәге кешеләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Хәзер алар үз функцияләрен, персоналын, финанслау күләмен саклап калып, бер үк исемдәге программалар белән берләштерелгән фондка кертелде.
Бердәм структура булдыру компаниянең социаль һәм хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук проектларны финанслауның үтәкүренмәлелеген тәэмин итәчәк.Югарыда аталган фондлар төрле елларда мәгариф, мәдәният, фәнни иҗат, спорт юнәлешләрен куәтләү, төрле категориядәге кешеләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде.
Хәзер алар үз функцияләрен, персоналын, финанслау күләмен саклап калып, бер үк исемдәге программалар белән берләштерелгән фондка кертелде. Бердәм структура булдыру компаниянең социаль һәм хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук проектларны финанслауның үтәкүренмәлелеген тәэмин итәчәк.

Комментарийлар