Логотип «Мәйдан» журналы

“Сәләт” лагерына 2-3 яшьтән балаларны йөртеп булачак

Хәзер балаларны “Сәләт”кә 2-3 яшьтән йөртеп булачак. Яңа проект инде сентябрь аенда ук гамәлгә ашырыла башлый.“Фәнсар” мәктәбе кысаларында уздырылачак әлеге проект “Бәләкәч” дип исемләнгән. “Сәләт” ое...

Хәзер балаларны “Сәләт”кә 2-3 яшьтән йөртеп булачак. Яңа проект инде сентябрь аенда ук гамәлгә ашырыла башлый.
JHyWKE_xeR4
“Фәнсар” мәктәбе кысаларында уздырылачак әлеге проект “Бәләкәч” дип исемләнгән. “Сәләт” оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов аңлатуынча, “Фәнсар” ел әйләнәсе эшли торган мәктәп. Хәзергә анда 4 смена ял итә. “Без нәниләр өчен дә смена ачарга ниятләдек. Хәзер “Сәләт”кә 2 яшьтән алып балалар да үзләренең әти-әниләре белән йөри алачак. Смена 3 көнгә исәпләнер дип күздә тотыла. Шулай ук атна саен төрле-төрле чаралар уздыру планлаштырыла”, - ди ул.
2002 елдан бирле эшләп килүче “Фәнсар” академиясе уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында эшли. Анда Россиянең алдынгы югары уку йортлары укытучылары белем бирә. “Фәнсар” – интеллектуаль йолдызлык” академиясенең дистанцион мәктәбе үз эшендә соңгы инновацион казанышларны куллана һәм һәр укучыга шәхси якын килә. “Фәнсар” академиясендә онлайн-мәктәп гамәлдә, сессияләр уза.
 

Комментарийлар