Логотип «Мәйдан» журналы

Сәламәтлек саклау министрлыгы мөселманнар өчен кулланмау хәерле булган даруларны барлый

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Сәламәтлек саклау министрлыгына мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булган дару матдәләре турында мәгълүмат бирә ала. Бу хакта Татарстан иҗтимагый палатас...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Сәламәтлек саклау министрлыгына мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булган дару матдәләре турында мәгълүмат бирә ала.
4aac527af742eb53306f79e88b78c1ab_xl
Бу хакта Татарстан иҗтимагый палатасында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтте.
“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен бергәләп хезмәттәшлеккә чакырабыз. Кайсы ингредиентларны хак мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булуы турында мәгълүмат бирүен сорыйбыз”, - диде Осипов.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Диния нәзарәте вәкилләренә вакциналарның файдасы турында аңлату эшләре алып барган өчен рәхмәт әйтте.
“Чистай районында профилактикадан алып туберкулезны ачыклауга кадәр булган төрле вакциналардан баш тарту күп булды. Медицина хезмәткәрләре районның мөселман лидерлары белән очрашып, алардан вакцинаның файдасы турында аңлатуны сорады. Шуннан соң, вакцина ясатуга дини яктан каршы булучылар да, балалар арасында авыручылар саны да кимеде. Бу Чистай районы дин әһелләре тырышлыгы”, - диде Осипов.
 
 
Фото: pixabay.com
татар-информ

 

Комментарийлар