Логотип «Мәйдан» журналы

Сәйдә Мөхәммәтҗанова беренче альбомын чыгарган

“Голос” балалар бәйгесендә өченче урынны яулаган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче урынны яулап кайтканнан соң, ...

“Голос” балалар бәйгесендә өченче урынны яулаган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнгән. 
saida-mykhamedzyanova1
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче урынны яулап кайтканнан соң, 300 мең сум акча бүләк иткән. Шул акчага “Балачактан килми китәсе” исемле беренче альбомын чыгарганнар һәм костюмнар тектергәннәр.
Өч ел дәвамында яздырылган бу җыентыкка татар, гарәп, төрек, инглиз, рус телләрендә башкарылган 18 әсәр кергән. Алар арасында Сәйдә Мөхәммәтҗанова  репертуарындагы “Су буйлап”, “Күгәрчен”, “Сахралар”, “Әллүки” һәм башка татар халык җырлары, швед башкаручысы Махер Зейн нәшидләренең кавер версияләре һәм Сәйдәгә “Голос” бәйгесендә популярлык китергән "Ya Illahi" җыры һ.б бар.
Альбомны тәкъдим итү кичәсе 12 август көнне Казанда “Туган авылым” комплексында үтәчәк. Җыентыкның электрон версиясе исә интернетка инде урнаштырылган.
Бу хакта Yammy Music продюсерлык үзәге хәбәр итә.

Комментарийлар