Логотип «Мәйдан» журналы

Сәидә Мөхәммәтҗановага «Голос»тан соң «Татар моңы» кызык булырмы…

“Голос. Дети” проекты җиңүчесе, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова “Татар моңы” бәйгесендә катнашырга ниятли.“Хәзер мин “Татар моңы” конкурсында катнашырга әзерләнәм. Укытучым Венера Гәрәева белән, актив...

“Голос. Дети” проекты җиңүчесе, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова “Татар моңы” бәйгесендә катнашырга ниятли.

saida


“Хәзер мин “Татар моңы” конкурсында катнашырга әзерләнәм. Укытучым Венера Гәрәева белән, актив рәвештә, репертуарымны туплыйм”, диде ул.


Татар җырларына мәхәббәт Сәидәгә кемнән күчте икән? Кечкенә йолдызчык балачактан татар халык җырларында тәрбияләнгән һәм монда аның әтисенең дә өлеше зур икән.


Хәтерләсәгез, “Беренче канал” тарафыннан гамәлгә ашырыла торган “Голос. Дети” проектының икенче сезонында катнашкан әлеге кызчык жюри әгъзалары — Дима Билан һәм Пелагеяны да “Су буйлап” дип аталган татар халык җырын башкарып таң калдырган иде.


— Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова җырлырын балачакта миңа тыңлатканы өчен мин әтиемә бик рәхмәтле. Кечкенә чакта Асылъярның җырларын яратып тыңлый идем, хәзер дә тыңлыйм. Без аның белән бергә чыгыш ясаганыбыз да бар, ди яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Чит ил музыкасына килгәндә, ул аны кечкенә вакытта бөтенләй тыңламаган. Хәзер исә Sia, опера җырчыларыннан Сара Брайтманның җырлавы ошавын әйтте.


Алдагы планнардан, яшь җырчы хәзер күбрәк укуга игътибар итүен һәм төп дәүләт имтиханын тапшырырга әзерләнүен белдерде.



http://tatar-today.ru

Комментарийлар