Себердә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм
Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрәчәк.19 май...
Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрәчәк.

19 май көнне узачак концертта Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре акустик форматта үзләренең иң яхшы иҗатларын тәкъдим итәргә җыена. Шулай ук себер татарлары үзләренең туган яклары турында мини-лекция сөйлиячәк.
Комментарийлар