Логотип «Мәйдан» журналы

Сбербанк беренче көнне Татфондбанк клиентларына 10 миллиард сумнан күбрәк акча биргән

Татарстанда Сбербанк 26 декабрь көнне, Татфондбанк клиентларына түләүләрнең беренче көнендә, 10 млрд. сумнан артык акча бирде.Банкның матбугат  хезмәтендә белдерүләренчә, Сбербанк аша түләнергә тиешле...

Татарстанда Сбербанк 26 декабрь көнне, Татфондбанк клиентларына түләүләрнең беренче көнендә, 10 млрд. сумнан артык акча бирде.
11f119
Банкның матбугат  хезмәтендә белдерүләренчә, Сбербанк аша түләнергә тиешле акча 35 млрд.тан артыгракны тәшкил итә. Шулай итеп, беренче көнне үк түләүләрнең якынча өчтән бере бирелгән булып чыга.
Татфондбанк клиентларына массакүләм түләүләрне башкару өчен, Сбербанк кайбер бүлекчәләрен 12 сәгатьлек эш режимына күчерде. "Клиентлар өчен җайлы булсын өчен, аларны чират азрак булган бүлекләргә илтеп кую мөмкинлеге дә оештырылды. Чиратта көтеп утыручыларга су, чәй һәм кофе тәкъдим ителә", -диләр банкның матбугат хезмәтендә.
 
 

Комментарийлар