Логотип «Мәйдан» журналы

Сарымсак нинди чирләрдән дәва?

Табиблар сарымсакның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавын сөйләде. Белгечләр бу ризыкның файдалы үзлекләре һәм антибактериаль сыйфатлары белән аерылып тора дип раслый. Сарымсак куллану йөрәк ритмын акрын...

Табиблар сарымсакның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавын сөйләде. Белгечләр бу ризыкның файдалы үзлекләре һәм антибактериаль сыйфатлары белән аерылып тора дип раслый. 

Сарымсак куллану йөрәк ритмын акрынайта, бу исә мышцыларга кан килүен яхшырта. Өстәвенә, сарымсак тешкә утырган куныкны да киметә һәм авыз куышлыгы микрофлорасы торышын сизелерлек яхшырта. Составындагы аллицин аркасында сарымсак көчле антибактериаль һәм гөмбәчеккә каршы тору үзлегенә ия.
Моннан тыш, сарымсак канны да чистартырга ярдәм итә. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен белгечләр иртән ике тырнак сарымсак ашарга һәм аның артыннан җылы су эчеп куярга киңәш итә. Сарымсакның грипптан һәм салкын тиюдән ярдәм иткәнен бар кеше дә белә. Шулай ук сарымсак иммун системасын да ныгыта.
Сарымсакны даими кулланганда кандагы холестерин кими, шикәр күләме җайга салына, кан басымы нормальләшә. Һәм бу яшелчәне чи килеш куллану мөһим. Чөнки термаль эшкәрткәндә ул күп кенә файдалы үзлекләрен югалта. Шулай ук сарымсакны ашказаны яман шеше авыруларын кисәтү өчен дә кулланалар. Һәм сарымсакның чәчләргә, тирегә һәм тырнакларга да уңай тәэсире бар дип әйтә табиблар.

Фото: https://pixabay.com/

https://intertat.tatar/copayjavap/sarymsak-yard-mend-kanny-nichek-chistartyrga/

Комментарийлар