Логотип «Мәйдан» журналы

Саратов янында килеп чыккан куркыныч авариядә Татарстан кешеләре һәлак булган

Саратов янындагы авариядә «КИА» машинасының ике пассажиры - Татарстан кешеләре һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Фото: соцсетиКичә иртән Саратов өлкәсенең Вольск ра...

Саратов янындагы авариядә «КИА» машинасының ике пассажиры - Татарстан кешеләре һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.
012 Фото: соцсети
Кичә иртән Саратов өлкәсенең Вольск районында - Сызрань - Волгоград трассасының 167нче чакрымында «Митсубиси» (Удмуртия), «Хендэ» (Пермь крае) һәм «КИА» (Татарстан) автомобильләре бәрелешкән.
Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, «КИА» башта «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң каршы як полосага чыгып, «Митсубиси» белән «маңгайга-маңгай» килгән.
Авариядә «КИА» автомобиленең 26 һәм 58 яшьлек пассажирлары һәлак булган. 27 яшьлек шоферны, шулай ук аның 5 һәм 8 яшьлек балаларын хастаханәгә озатканнар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар