Санкт-Петербургта татар әдәби теле буенча конференция үтте
Санкт-Петербургның "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем бирү үзәгендә "Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше" дигән темага конференция үткән. Аны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Л...
Санкт-Петербургның "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем бирү үзәгендә "Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше" дигән темага конференция үткән.
Аны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Төньяк башкала һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәгендәге мөселманнарның Диния нәзарәте белән берлектә үткәргән. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяк башкалада "Каюм Насыйри институты" фәнни-белем бирү үзәге методисты, конференцияне оештыручы Альбина Фәхразиева сүзләренчә, әлеге чарада татар әдәби теле барлыкка килүгә үзләреннән зур өлеш керткән танылган татар филологлары - Сәгыйть Хәлфин, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов, Хәй Вахит, Мирфатыйх Зәкиев, Флера Сафиуллина һәм башкаларның эшчәнлеге яктыртылган.
"Быел мин КФУга магистратурага укырга кердем, керү имтиханында булган сорауларга җавап әзерләгән вакытта күп төрле кызыклы мәгълүматлар таптым. Минем уйлавымча, конференциядә катнашкан барлык кешеләр өчен һәр доклад яңа мәгълүмат бирде", - ди Альбина. Ул белдергәнчә, конференция Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә гомер итүче татар җәмәгатьчелеге, аеруча яшьләр арасында зур кызыксыну уяткан.
Конференциядә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да чыгыш ясаган. Ул татар теле үсешенең тарихи этаплары һәм бүгенге шартларда аның интеграцияләнүе мәсьәләләрен күтәргән. Аның сүзләренчә, "Татар телен үстерү республикадагы социаль һәм иҗтимагый тотрыклылык гарантиясе булып тора". Телне һәм әдәбиятны саклап калу - татар халкының үз мәдәнияте, үз дине белән кызыксынуы. Ул сабый чакта салынып, гомер буе дәвам итәргә тиеш, дип саный ул.

Комментарийлар