Логотип «Мәйдан» журналы

Санкт-Петербургта шәһәр татарлары тарихына багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены үткән

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге ТРның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен үткән. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.Сораулар Санкт-Петербург һәм Россия...

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге ТРның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен үткән. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

g69
Сораулар Санкт-Петербург һәм Россия татарлары тарихлары буенча әзерләнгән. Оештыручылар шәһәргә нигез салынган көннән алып татар җәмәгатьчелеге тарихына игътибарны юнәлтергә теләгән. Халыкны агарту эшчәнлегендә татар җәмәгатьчелегенең әйдәп баручы роле турында сөйләгәннәр, ватанны һәм татар милләтен таныткан күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән таныштырганнар. Татар җәмәгатьчелеге үтенече белән Санкт-Петербургта ислам дөньясында беренче тапкыр Коръән басылганын, Россиядә беренче тапкыр махсус "Мир Ислама" журналы һәм татар телендәге беренче "Нур" газетасы нәшер ителгәнне бик азлар беләдер, ди оештыручыларның берсе Равил Закиров.
g70
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында катнашкан, "Каюм Насыйри институты" үзәге белем бирү һәм мәдәният үзәгендә татар теле курсларын алып баручы Альбина Фәхразиева: "Уен бик ошады. Сораулар авыр булса да, алар бергәләп фикер алышырга булыша, аудиторияне берләштерә. Шул ук вакытта әһәмиятле даталар, атамалар, вакыйгалар җиңелрәк истә кала. Петербург татарлары тарихында казынып, без бик күп нәрсәләр турында мәгълүмат алабыз. Тарихны белеп, яшьләрдә милли үзаң барлыкка килә, милләте өчен горурлык туа. Шәһәребез мәктәпләрендә "Петербург белеме" дигән фән укытыла. Ә менә "Петербург татарлары" дигән фән юк әле. Кем белә, бәлки без әлеге фәнне булдыруга беренче адымнар ясыйбыздыр", - диде.
Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин да уенның әһәмиятен билгеләп үтте. "Уенны безнең ярдәм белән яшьләр хәрәкәте вәкилләре оештырды. Беренче коймак төерле була диләр бит, алга таба шомарырбыз дип уйлыйм. Яшьләрдә шәһәрдә гомер кичергән татарлар тарихы белән кызысыну бар. Бәлки киләчәктә зур бер хәрәкәт үсеп чыгар. Хәзер шундый ук уенны "ЛУЧ-НУР" милли-мәдәни йортында үткәрергә ниятлибез", - диде ул.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар