Логотип «Мәйдан» журналы

Санкт-Петербургта милли тематиканы чагылдырган өстәл уеннары популярлаша

Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уены демоверсиясен әзерләгән. Фото: http://tat.tatar-inform.ruУен “Акыллы көрәш” дип атала. Әлеге уен нигезендә - татарның үткәне һәм б...

Санкт-Петербург татар яшьләре милли тематиканы чагылдырган өстәл уены демоверсиясен әзерләгән.



1094 Фото: http://tat.tatar-inform.ru

Уен “Акыллы көрәш” дип атала. Әлеге уен нигезендә - татарның үткәне һәм бүгенгесе, халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган сораулар. Алар ярдәмендә татар яшьләре, гаиләләре, гомумән, буш вакытын файдалы уздырырга теләгән һәркем уен формасында татар тарихына, мәдәниятенә бәйле кызыклы фактлар белән таныша ала. Мәсәлән, уен карточкаларында Казанга ничәнче елда нигез салынуы, Идел буе Болгарында ничә хан идарә иткәнлеге хакында сораулар бар. Аларга җавап биреп, уенчылар баллар туплый. Уен тартмасындагы милли бизәкле график сурәтләрнең барысын да яшьләр үзләре ясаган.


Икенче өстәл уены “Әкият” дип атала. Ассоциацияләргә корылган бу уенны татар рәссамнары белән берлектә әзерләгәннәр. Соңгылары арасында танылганнары да, рәсем сәнгатендә беренче адым ясый торганнары да бар. Әлеге рәссамнарның 84 иҗади эше карточкаларга төшерелгән. Уен кагыйдәләре буенча, катнашучыларга берничә карточка өләшенә. Уенчы аларның үзендә нинди ассоциация тудыруын, шулай ук алып баручы карточкасының нинди булуын әйтеп бирергә тиеш. Сүз уңаеннан, өстәл уеннарының икесендә дә миллилек йөреш ясый торган кечкенә фигураларда да чагыла: аларны Казан гербындагы зилант рәвешендә эшләгәннәр.
Татар яшьләре көннәре делегаты, Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе рәисе – тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре егете Наил Шабанов  әйтүенчә, иң беренче чиратта, бу уеннарны төбәкләрдә эшли торган татар яшьләре оешмаларына тарату ниятләнә. Өстәвенә, уен менә дигән бүләк тә була ала. Киләчәктә “Акыллы көрәш”не мобиль кушымта, компьютер уены рәвешендә эшләү уе да бар икән. Аның сүзләренчә, Санкт-Петербург татар яшьләре берләшмәсе 2013 елдан бирле эшли. Оешма, нигездә, Санкт-Петербургка татарлар яшәгән башка төбәкләрдән укырга килгән татар яшьләреннән тора.
1092 Фото: http://tat.tatar-inform.ru/
“Санкт-Петербургка килгәч, биредә татар яшьләре белән беркемнең дә шөгыльләнмәвен күрдек һәм бу эшкә үзебез алынырга булдык. Башта татар яшьләренең танышып аралашуын күздә тоткан иҗади очрашулар, кичәләр оештырдык. Әмма, тора-бара, гадәти чаралар белән генә яшьләрне җәлеп итеп булмавын, башка нәрсәләр уйлар табарга кирәклеген аңладык”, – дип сөйли Наил.
Моннан тыш, Санкт-Петербург татар яшьләре “Сабантуй шоу” проектын да гамәлгә ашыра. Бу чара “Беренче канал”дагы “Вечерний Ургант” тапшыруы форматында уздырыла. КВНчы егет Айнур Әхмәтов чакырылган кунак белән шаяруларга корылган әңгәмә алып бара. “Сабантуй шоу”ны быел Питерга гастрольләр белән килгән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектальләре алдыннан әлеге театр артистлары катнашында да оештырганнар. Проект зур уңыш казанган.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Комментарийлар