Санкт-Петербургта беренче тапкыр татарча дискотека оештыралар
Санкт-Петербургның «Зал ожидания» клубында беренче тапкыр «Party tuy» татар дискотекасы узачак.Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбу...
Санкт-Петербургның «Зал ожидания» клубында беренче тапкыр «Party tuy» татар дискотекасы узачак.
Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургның иң яхшы ди-джейлары дискотекага килүчеләргә кич буе яхшы кәеф бүләк итәчәк. Шулай ук төрле бәйгеләр оештырылачак, бүләкләр уйнатылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургның иң яхшы ди-джейлары дискотекага килүчеләргә кич буе яхшы кәеф бүләк итәчәк. Шулай ук төрле бәйгеләр оештырылачак, бүләкләр уйнатылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Комментарийлар