Логотип «Мәйдан» журналы

Сания Әхмәтҗанованың яңа китабына төрле телләрдән тәрҗемә әсәрләре тупланган

Татарстан китап нәшриятында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың «Язмышлар такыясы» дип аталган яңа китабы чыкты. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.Китапта авторның соңгы елларда иҗат иткән лири...



02Татарстан китап нәшриятында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың «Язмышлар такыясы» дип аталган яңа китабы чыкты. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.


Китапта авторның соңгы елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи шигыръләре, поэмалары, «Арча йолдызлыгы» лиро-эпик триптихы, берничә лиро-эпик циклы һәм кырым-татар, карачай, балкар, төрекмән телләреннән тәрҗемәләре кергән.




Китап Казан шәһәре һәм муниципаль район китапханәләренә таратылачак.



«Язмышлар такыясы» җыентыгына төрле елларда язылган шигырьләр, поэмалар, тарихи цикллар тупланган.


Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.
 
Фото: Илнар Төхбәтов

https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-11-2019/saniya-hm-t-anovany-ya-a-kitabyna-t-rle-tell-rd-n-t-r-em-s-rl-re-tuplangan-5695841

Комментарийлар