Сандугачлы Сарман шагыйре
Дамир Гарифуллинга 85 яшь!
Язучы-журналист, шагыйрь, тарихчы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939 елның 5 маенда Татарстан АССРның Сарман районы Яхшыбай авылында унике балалы зур гаиләдә унберенче бала булып туа. Иске Кәшер урта мәктәбен, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын, Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый. КГБның чик буе гаскәрләре сафында хәрби хезмәт уза.
Дамир Гарифуллинның армиядән соңгы хезмәт юлы, нигездә, партия-хуҗалык эшләре һәм журналистика белән бәйле. Сарман районында колхоз рәисе урынбасары, район газетасы хезмәткәре, КПССның Сарман район комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире (1970-1991), «Социалистик Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе була.
1962 елдан башлап иҗат белән шөгыльләнә. Әдәби иҗатында иң әүвәл балалар шагыйре буларак танылды. Аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язган, нәниләргә аңлаешлы шигъри образлар аша аларны эш яратып үсәргә, табигатькә һәм хайваннарга карата мәрхәмәтле һәм сак булырга өндәгән «Тылсымлы шакмаклар» (1984), «Кикринур» (1985), «Бакакак» (1988) һәм «Ишегалды» (1990) исемле дүрт җыентыгы дөнья күрә. Аерым шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, дәрестән тыш уку әсбапларына кертелә.
Дамир Гарифуллин борынгы язма истәлекләрне эзләүче һәм өйрәнүче, тарихи шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрендәге ак тапларны ачыклаучы, аерым мәшһүр затларның нәсел-нәсәп агачын – шәҗәрәләрен төзүче һәвәскәр тарихчы һәм археограф буларак та билгеле. Аның Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Сөббух Рәфыйков, Фатих Сәйфи-Казанлы, Вәдүт Мифтахов, Риза Фәхретдин, Гали Чокрый, Таҗетдин Ялчыгол, Акмулла, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар турындагы язмалары, «Сарман энциклопедиясе»ндәге (Чаллы, 2000) мәкаләләре шушы юлдагы эзләнү-тикшеренүләре нәтиҗәсе булып тора.
«Казан утлары», «Гасырлар авазы», «Мәйдан» һ. б. журналларда 100 дән артык (Галимҗан Баруди, Шәйхелислам Хәмиди, Мулланур Вахитов, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай һ.б. турында) фәнни-тарихи, фәнни-популяр мәкалә бастыра. «Чыгарсыңмы каршы алырга», «Җырларым, шигырьләрем...», «Мең дә бер робагый», «Җырлы юлда узды елларым» (2023) һ.б. китаплар авторы. 300ләп җырның, шул исәптән, «Сарман вальсы»ның (В. Әхмәтшин көе) сүзләрен язган.
Д. Гарифуллин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Сөббух Рәфыйков, Җамал Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты. РФ гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. Сарман районының мактаулы гражданы. Сарманда аның исемендәге урам бар.
* * *
Сарман районында яшәүчеләр үз гимннары белән горурланалар. Чөнки аның эчтәлекле булуы өстенә, сүзләрен дә үз «Тукай»лары – Дамир ага Гарифуллин язган бит:
Сарман гимны
Сандугачлар иле Сарман ягы,
Басу-кырлар – иген диңгезе.
Җир астыннан кара алтын чыга,
Эшләп яшәү – тормыш нигезе.
Җырлы да ул Сарман, илһамлы да,
Сүнмәс өмет ташый моңыннан.
Үз кыйбласын күздән югалтмыйча
Сарман атлый бәхет юлыннан.
Бер гаилә булып сарманлылар
Хозурланып рәхәт яшиләр.
Авырлыкны бергә җиңә алар,
Бергә-бергә күкрәп яшниләр.
Биеклеккә дәшә зәңгәр таулар.
Сокландыра яшел аланнар.
Чынга ашырасы ак хыяллар
Бабайлардан безгә калганнар.
Композитор, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев әлеге гимнга карата үз фикерен белдерә:
«Чыгарсыңмы каршы алырга» исемле җыр белән халкыбыз арасында танылу алган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Әхмәтшин һәм күренекле шагыйрь, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Дамир Гарифуллин күптән түгел «Сарман гимны» әсәрен иҗат иттеләр. Бу аларның туган төбәкләренә карата булган мәхәббәт һәм горурланудан туган тагын бер уртак хезмәте. Монда иҗади өлгергәнлек тә һәм профессиональлек тә күренеп тора. Гимнның көе үзенчәлекле, халыкчан, милли, яңа аһәңнәргә бай. Аны дүрт тавыштан торган хор, солист һәм инструменталь ансамбль тантана, шатлык һәм күтәренке рух белән башкара ала. Көй сүзләр белән тәңгәл килә. Милли мәдәниятебезгә күп талантлар биргән данлы Сарман мондый гимнга һичшиксез лаек».
Шагыйрьнең бу темага тагын бер яңа шигыре бар:
Гимн кирәк!
Күптән мәгълум: ил флагтан,
Ил гимннан башлана.
Гимн тыңлап, бабайларның
Керфекләре яшьләнә.
Безнең дә бар бу дөньяда
Флагыбыз, гимныбыз.
Гимныбызны хозурланып,
Горурланып тыңлыйбыз.
Флагыбыз ялкын мени –
Күккә үрли җилләрдә,
Шул флагтан сарманнарны
Таныйлар чит җирләрдә.
Флаг, герб, гимн кирәк,
Һич онытма син моны.
Алар Сарманпәрварлыкның
Иң-иң тәүге символы!
Сарманда иҗат ялкынын сүрелдерми гомер итүче Дамир Гарифуллин үз иҗатында тарихи мирасны киләчәк буыннарга калдыру өчен күп көч куя. Архив материаллары җыя, шәҗәрәләр төзи. Ул бүгенге көндә дүртьюллык фәлсәфә һәм нәсыйхәт шигырьләре – робагыйлар язучы, аларны аерым китаплар итеп чыгаручы сирәк шагыйрьләрнең берсе. Өлкән яшьтә булуына карамастан яшьләр көнләшерлек иҗат үрләре яулый – бер-бер артлы китаплар чыгара. «Җырлы юлда узды елларым...» дип аталган китабы (2023) «Шигъри сүз» белән ачыла:
Миңа җитә, кешеләргә
Шигырьдә кайта алсам,
Җанга май булып ятарлык
Берәр сүз әйтә алсам.
Шушы уй фани дөньямның
Арттыра изгелеген.
Шигыремнең һәр сүзендә
Ятадыр игелегем.
Гомернең соңгы чигенә
Яшем дә җитеп бара.
Шигырь ул сүзне шифалы
Яшен дә итеп бара.
Шигырьдә кала үзәкне
Өздереп чыккан сүзем.
«Шигырьдә... сүзем» дигәне
Ул инде минем үзем.
Шул ук китаптан «Нәрсәне үзгәртерләр» дигән шигырь:
Үзгәрешләр булып тора,
Белмим, алар кирәкме?
Тик берсе дә аз гына да
Үзгәрталмый йөрәкне.
Бөтенесе сизеп тора:
Кешечә түгел берни.
Шул менә җанны кимерә,
Ә төнлә йокы бирми.
Илне уенчык иттеләр
«Без, без» дигән төркемнәр.
Үзләренчә хәл кылалар,
Оялмыйлар беркемнән.
Мәхшәр узып киткәнмени,
Җир баткан хәрабәгә.
Каргалар сандугачны да
Кертмиләр әрәмәгә.
Белмим инде, бу дөньяны
Ничек эзгә кертерләр.
Нинди сәбәп табып, тагын
Нәрсәне үзгәртерләр...
Д. Гарифуллин сүзләренә язылган җырлар әледән-әле радио-телевидение аша яңграп тора. «Сарман вальсы» («Чыгарсыңмы каршы алырга?», Валерий Әхмәтшин көе) аеруча озын гомерле булды – 1959 елдан бирле Илһам Шакировтан башлап, аны йөзләрчә җырчы башкарды. 2021 елның март аенда Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Р. Ваһапов фестивале тарафыннан оештырылган «Яңа татар җыры» бәйгесендә шагыйрь Дамир Гарифуллин һәм композитор Фәрит Хатыйпов иҗат иткән «Яратып йөрим сине» җыры «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә призлы урынга лаек булды.
Сандугачлы Сарман шагыйре бу көннәрдә билгеләп үтелүче юбилеена күренекле якташыбыз Шәфәгать Тәхаутдинов ярдәме белән милләттәшләре өчен күчтәнәч әзерләде: «Робагыйлар, сездә уйларым» дигән китабы дөнья күрде. Анда беренче биттә үк түбәндәге юллар күзгә ташлана:
Әй гомерем, сиксән бишкә җитәбез,
Таулардан да, сулардан да үтәбез,
Ә үзебез сабый бала шикелле:
Бу дөньядан һаман нидер көтәбез.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, XXIII «Бәллүр каләм» бәйгесе номинанты (2020), ТРның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе, хезмәт ветераны.
Комментарийлар