Логотип «Мәйдан» журналы

Самолетларда басып бара торган урыннар барлыкка килә (ФОТО)

Самолетта басып бара торган урыннар прототибы Aviointeriors исемле итальян фирмасында эшләнгән. Фото: John Walton ‏Тышкы яктан бу конструкция ат иярен хәтерләтә, дип хәбәр итә The Telegraph газетасына...

Самолетта басып бара торган урыннар прототибы Aviointeriors исемле итальян фирмасында эшләнгән.
dab-vm1x0aec9go Фото: John Walton ‏
Тышкы яктан бу конструкция ат иярен хәтерләтә, дип хәбәр итә The Telegraph газетасына сылтама белән "РИА Новости".
Анда язылганча, әлеге "утыргычлар"ны йомшак материал белән тышлыйлар, шул рәвешле пассажир дискомфорт сизмиячәк. Басып бара торган урыннарны ике яктан терсәк кую җайланмасы белән тулыландыралар. Мондый урында утырып булмаячак, пассажир аңа терәлеп бара алачак.
Яңа урыннар самолет сыйдырышлылыгын 20 процентка арттырыр дип фаразлана. Компания вәкилләре басып бара торган урыннарда очарга теләүчеләр күп булыр дип уйлый.
 

Комментарийлар