Логотип «Мәйдан» журналы

Самарада Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттеләр

Самара шәһәренең Мәдәният сараенда үткәрелгән Сөмбелә бәйрәме, узган еллардагыча, матур һәм күңелле узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте" хәбәр итә.Аны Самара өлкәсенең татар м...

Самара шәһәренең Мәдәният сараенда үткәрелгән Сөмбелә бәйрәме, узган еллардагыча, матур һәм күңелле узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте" хәбәр итә.
Самарада Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттеләр
Аны Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте, өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе бергәләшеп, Самара шәһәр администрациясе ярдәмендә оештырдылар.
Бу чараның төп чыгымнарын үз өстенә алган Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов та килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәйрәм тантанасын "Осталар шәһәрчеге" дип аталган кул эшләре осталары оештырган күргәзмәдәге һәм "Туган тел" оешмасы ветераны Азат Надировның рәсемнәр күргәзмәсе, андагы табигать күренешләре бәйрәмгә үзенчәлекле мәгънә һәм бәрәкәт өстәде.
Бәйрәм тантанасында Казаннан килгән артистлар, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары — Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис һәм Залия Габбасов катнашты. Самара артистлары башкарган җырлар, биюләр дә халык күңеленә хуш килде.
Фойеда оештырылган күргәзмәдә милли ризыклар тәкъдим ителде. Кул эшләре остасы Миләүшә Зәвьялова башак формасындагы брошка ясау буенча мастер-класс та үткәрде.
«Туган тел» татар җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүров халыкны бәйрәм белән котлап, үз чыгышында кыскача милли хәрәкәттәге хәлләргә тукталды. Ул шушы ук «Заря» Мәдәният Сараенда 21 нче ноябрьдә «Туган тел» оешмасының 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш узачагы турыда белдереп, халыкны бәйрәм кичәсенә чакырды.
Бу чарада Самара шәһәре администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министрлыгы хезмәткәре Лейли Мифтахова һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесенең урынбасары Пётр Сучков та халыкны бәйрәм белән котладылар. Өлкәнең төрле авылларыннан килгән хезмәт батырларын зурлап, аларга бүләкләр һәм Мактау кәгазләре тапшырылды.
 
Фото: tatar-congress.org/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196907/

Комментарийлар