Логотип «Мәйдан» журналы

Салкын ысул белән гөмбә тозлау

Тозлау өчен гөреҗдә, нарат гөмбәсе, ал гөмбә (сыроежка) һәм кызыл гөмбәләрне (волнушка) алалар. Чистарткан гөмбәләрне 8 сәгатькә салкын суга салып куялар. Суын алыштыргалап торалар. Бу аларның әчкелте...

Тозлау өчен гөреҗдә, нарат гөмбәсе, ал гөмбә (сыроежка) һәм кызыл гөмбәләрне (волнушка) алалар.
Чистарткан гөмбәләрне 8 сәгатькә салкын суга салып куялар. Суын алыштыргалап торалар. Бу аларның әчкелтем тәме бетсен өчен кирәк. Гөмбәләрне судан алып бераз гына киптерәләр һәм эшләпәләре белән аска каратып банка төбенә тезәләр һәм тоз сибәләр. Банка тулганчы шулай дәвам итәләр. Тыгыз итеп капкач белән ябып салкын урынга куялар. Тозлаганда гөмбә араларына укроп сабагы, сарымсак яки кара карлыган яфраклары да салып калдырырга мөмкин. 1 айдан соң гөмбәләр ашарлык булып тозланып җитә.
1 кг гөмбәгә 40-50 г тоз.
 
Фото: pixabay.com

Сәхнә

Комментарийлар