Логотип «Мәйдан» журналы

Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак. Җырчы моның өчен турнирда барлык районнар да катнашырга тиеш, дип саный. Фото: Расих Фәсхетдино...

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышлары россиякүләм статус алачак. Җырчы моның өчен турнирда барлык районнар да катнашырга тиеш, дип саный.
Фото: Расих Фәсхетдинов Фото: Расих Фәсхетдинов
“Без ярышларны россиякүләм дәрәҗәдә уздырырга сөйләшкән идек. Бүген дә бу сорау кузгатылды. Миңа калса, безгә әле бераз көтәргә кирәк. Татарстанда 40тан артык район бар. Шуларның барысы да катнашып бетмичә, россиякүләм дәрәҗәгә чыгарга кирәкми. Бездә "йоклаган" районнар бар”, - диде Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, кичә Теләче районында Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышы узды. Ярышта 19 районнан 230 көрәшче катнашты.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар