Логотип «Мәйдан» журналы

Салават Фәтхетдинов гамәлгә куйган Шамил Закиров исемендәге премия иясе билгеле булды

Салават Фәтхетдинов үзенең Халыкара театр көнендә Камал театры хезмәткәрләренә бирә торган традицион премиясен быел да  тапшырды.Салават Фәтхетдинов Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров ис...

Салават Фәтхетдинов үзенең Халыкара театр көнендә Камал театры хезмәткәрләренә бирә торган традицион премиясен быел да  тапшырды.
Салават Фәтхетдинов Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемендәге премияне ел саен Камал театры хезмәткәрләренә тапшыра. Алар театрда кимендә 25 ел эшләгән булырга тиеш. Салават Фәтхетдинов һәм аның җыр театры артистларга үз котлауларын видео аша җиткерде һәм җиңүчене дә игълан итте.
Быел премиягә гомере буе театрга хезмәт иткән Әнәс Шакирҗанов лаек булды. Аны Фуат Әбүбәкеров тапшырды. Ул үзе былтыр шушы премиягә ия булган иде.

  • "Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183439/

Комментарийлар