Логотип «Мәйдан» журналы

«Сәләтлеләрне үстерергә кирәк»

22 нче декабрь көнне Менделеев шәһәрендә «Менделеевск үзәне» дигән балалар һәм яшүсмерләр компетенциясе үзәге ачылды.

22 нче декабрь көнне Менделеев шәһәрендә «Менделеевск үзәне» дигән балалар һәм яшүсмерләр компетенциясе үзәге ачылды. Бу үзәк – Казандагы it-паркның филиалы. Биредә ике меңнән артык укучы мәктәптән тыш төрле түгәрәк-лабораторияләрдә үз сәләтен ача алачак.

Ачылыш тантанасында Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин, АО «Аммоний» заводының генераль директоры Дмитрий Юрий улы Макаров, мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мөниб кызы Асадуллина һәм Менделеев районы башлыгы Радмир Илдар улы Беляев, Менделеев шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Габсәләм улы Нәҗипов катнаштылар. «Менделеев үзәне» директоры Илшат Габделфәт улы Кәшипов мөхтәрәм кунакларны үзәктә ачылган яңа юнәлешләр белән таныштырды. Биредә укучылар «Омтылыш үзәге», «Пространство лабораториясе», «Шахмат», «Тәм-том лабораториясе», «Кулибин» конструкцияләү лабораториясе», «Фәнни лаборатория», «Техник үзәк», «IT лаборатория», «Виртуаль мәйданчык», «Гидропоника лабораториясе», «Тавыш яздыру студиясе», «Мобиль робототехника» кебек юнәлешләрдә үз көчләрен сынап карый алалар. Бүгенге көндә инде үзәккә 1800дән артык бала йөри, ә йөрергә теләк белдерүчеләр саны көннән-көн арта бара. АО «Аммоний» заводы ярдәме белән иң алдынгы казанышларны кулланып төзекләндерелгән «Менделеевск үзәне» һәр нәни фән яратучыны зурлап каршы алырга шат булачак.

«Уку елы башында Менделеевта химия-технология лицее ишекләрен ачты. Күптән түгел «Мирас» татар гимназиясе, «Этюд» балалар сәнгать мәктәбе төзекләндерүдән соң ачылды. Бүген өр-яңа шушы үзәгебезнең сафка басуы – киләчәк буыныбызның конкурентлыкка сәләтле булып үсүенә төп нигез. Без ышанабыз: Менделеев җирлегендә һәр бала сәләтле. «Менделеевск үзәне» бу сәләтләрне ачуга һәм үстерүгә зур этәргеч бирәчәк,» – дип ассызыклады район башлыгы Радмир Беляев үз чыгышында.

 

Гөлназ НУРИЕВА

Автор фотолары

Галерея

Комментарийлар