Логотип «Мәйдан» журналы

Сакалың ничә карыш?

“Үзе бер карыш, сакалы биш карыш” дигән сүзләр халык әкиятләрендә еш очырый. Күпме озынлыкта булган соң ул сакал? Яисә “Түтәрәм-түтәрәм тарым бар, күтәрә алсаң, барын ал” дигән башваткычны кем генә бе...

“Үзе бер карыш, сакалы биш карыш” дигән сүзләр халык әкиятләрендә еш очырый. Күпме озынлыкта булган соң ул сакал? Яисә “Түтәрәм-түтәрәм тарым бар, күтәрә алсаң, барын ал” дигән башваткычны кем генә белми? Бер түтәрәм тары күпме авырлыкта булган? 
Күз күреме (тигез урында күреп була торган ара) — 3-4 чакрым.
Өрмәк (эт өргән тавышны ишетеп була торган ара) — 2-3 чакрым.
Ук атымы ( атылган укның очу ераклыгы) — 0,6 чакрым.
Колач — 1,7-1,8 метр.
Терсәк — 45 сантиметр.
Адым — 70 сантиметр.
Тотам (кул яссуы, дүрт илле) — 7,5-8,5 сантиметр.
Бер илле (бармак юанлыгы) — 1,5 сантиметр.
Сөям (кече карыш — имән һәм чәнти бармак арасы) — 16 сантиметр.
Карыш ( имән һәм чәнчә бармаклар арасы) — 18 сантиметр.
Авырлык үлчәү: пот — 16 килограмм; батман — 4 пот чамасы; кадак (гөрәнкә) — 409,5 грамм; мыскал — 4,5 грамм; түтәрәм — нәрсәнең дә булса чиреге.
Безнең бабайлар чиләк, капчык, пөдәүкә, коштабак кебек үлчәү берәмлекләре дә кулланган.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Sakali-nich-karish-768727/

 

Комментарийлар