
Татарстан кибетләрендә теркәлмәгән җитештерү цехлары ясаган ризыкларны табып алганнар. Ризык капларында күрсәтелгән адреслар буенча барсалар, бу җитештерү оешмалары гомумән анда булмаган. Мәсәлән, “ВАМИН” компаниясе җитештергән дигән ризыкларны башка төбәкләрдән табып алганнар. Гәрчә бу компания инде күптәннән юкка чыкса да. Кагыйдә буларак, андый ризыкларның сыйфаты да сәламәтлек өчен куркыныч булып чыга.
Комментарийлар