Логотип «Мәйдан» журналы

Сайлаулар хокук бозуларсыз үтте

Кичә Татарстанда узган сайлауларда тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хоук бозулар теркәлмәгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы буенча “Чи...

Кичә Татарстанда узган сайлауларда тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хоук бозулар теркәлмәгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы буенча “Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусы координаторы, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия оешмасының Татарстан бүлеге рәисе Илнар Гирфанов белдерде.
3725
“Без бишенче ел рәттән сайлауларда күзәтүчеләр сыйфатында катнашабыз. Безнең “Чиста сайлаулар өчен” корпусы 2012  елда оешты. Безнең күзәтүчеләрнең төп өлеше юридик факультетта белем алучылар, күбесе инде фәннәр кандидаты”, - дип сөйләде Илнар Гирфанов. Ул сайлауга кадәр өч ай кала югары уку йортлары белән эш алып барылганын билгеләп узды. “Яшь юристлар теоретик һәм гамәли курслар буенча өйрәтелде. Безнең 400 ләп вәкил Россиянең эре шәһәрләренә күзәтүчеләр сыйфатында юлланды”, - дип белдерде Илнар Гирфанов.
“Татарстанда сайлау тыныч, гадел һәм легитим төстә узды. Тавыш бирү процессына тәэсир итәрлек хоук бозулар теркәлмәде”, - диде Гирфанов.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар