Логотип «Мәйдан» журналы

Сайлау көнне бер татарстанлыдан 105 мөрәҗәгать килеп ирешкән

18 март көнне Россия Президентын сайлау вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә 113 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова Үзәк сайлау комиссия...

18 март көнне Россия Президентын сайлау вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә 113 мөрәҗәгать килеп ирешкән.
Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова Үзәк сайлау комиссиясенең 22 нче утырышында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең 105 е дә бер үк кешедән - Константин Кузиннан булган. Надежда Борисова әлеге мөрәҗәгатьләрнең 70е президентлыкка кандидатларның мәгълүмат плакатларына бәйле булуын да билгеләп үтте.
Үзәк сайлау комиссиясе секретаре сүзләренчә, килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр барысы да оператив рәвештә тикшерелгән, һәм хокук бозу очраклары ачыкланмаган.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар