Логотип «Мәйдан» журналы

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең яңа лауреатлары билгеле булды

25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХI әдәби премия лауре...

25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды.
6d562a4cbfd567315557055c37c2f0f3_XL Фото: http://almet-rt.ru
Быелгы премияне Казаннан Халисә Ширмән, балалар язучысы Борис Вайнер, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән шәһәрдәшебез Әлфия Ситдыйкова, Түбән Кама шәһәреннән Рәвхат Имаев алдылар.
Әлфия Ситдыйкова бу бүләккә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Тансык бәхет» (2012), һәм «Ак бүре» нәшриятында дөнья күргән «Хәтер җебе Нить памяти» (2015) шигъри җыентыклары өчен лаек дип табылды.
IMG_7583
Лауреатларга 50 мең күләмендә премия тапшырылды.
Кызыксындыру премиясенә Воткинскидан Гөлфия Исхакова, Түбән Камадан Рифкать Имаев, Казаннан Лениза Валиева лаек булды. Моннан тыш, дистәләгән яшь каләм ияләрен дә сәхнәдән алкышларга күмделәр.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиатлар арасында Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының филология факультеты 3 курс студенты Сөмбел Әхмәтҗанова да бар.
 

 


 




   



Комментарийлар