Логотип «Мәйдан» журналы

Сабантуй Свердлау өлкәсендә дә узды

Бүген, 28 майда, Сабантуйны Свердлау татарлары да бәйрәм итте.Татарстаннан бәйрәмгә Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация кунак булып барды. Свердлау татарларына милли бәйрәмне оештыр...


Бүген, 28 майда, Сабантуйны Свердлау татарлары да бәйрәм итте.



7347380



Татарстаннан бәйрәмгә Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация кунак булып барды. Свердлау татарларына милли бәйрәмне оештырырга республиканың Кукмара районы ярдәм итте.



Сабан туе Кадниково авылындагы ат-спорт комплексы территориясендә үтте. Бәйрәм кунакларын Свердлау өлкәсе губернаторы Денис Паслер да тәбрик итте. Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә губернаторның Мактау грамоталары тапшырылды.

Быел Татарстанның Свердлау өлкәсендә даими вәкиллеге ачылганга 20 ел тула. Губернатор вәкиллекнең төбәктә милләтара дуслыкны, социаль-икътисади хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен югары бәяләп, Татарстан вәкиле Ринат Садриевны Мактау дипломы белән бүләкләде.

Милли уеннар, ярышлар, көрәш, җыр-биюләр белән үрелеп барган, татар милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырган Сабан туе программасында Казаннан «Зөләйлә» һәм «Казан егетләре» төркемнәре дә чыгыш ясады. Быел май-июль айларында Урал буенда татарлар яшәгән шәһәр һәм авылларда барлыгы 37 Сабан туе узар дип көтелә.



http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар