“Сабан туе гүзәле” үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә
26 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспектында урнашкан “Кызыл тау” мәдәният үзәгендә бәйгенең сайлап алу туры уздырыла. Катнашучыларга жюри әгъзалары игътибарына визит карточкасы һәм иҗади чы...
26 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспектында урнашкан “Кызыл тау” мәдәният үзәгендә бәйгенең сайлап алу туры уздырыла. Катнашучыларга жюри әгъзалары игътибарына визит карточкасы һәм иҗади чыгыш күрсәтергә кирәк булачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Бәйгенең максаты туган телебезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, йола һәм традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
“Сабан туе гүзәле” бәйгесендә шәһәребезнең урта һөнәри һәм югары уку йортларында укучы студентлар, шулай ук Яр Чаллының төрле оешмаларында һәм предприятиеләрендә эшләүче 18 яшьтән 25 яшькә кадәрле, татар телен камил белүче гүзәл туташлар катнаша ала.
Үткән чирек гасыр дәвамында бу бәйгедә 1000 нән артык кыз катнашкан. Татар эстрадасының күпсанлы йолдызлары, Татарстан Республикасының шәһәр һәм район җитәкчеләре, ерак һәм якын чит илләр вәкилләре, Шәһәр Советы һәм Дәүләт Советы депутатлары бәйгеләрнең кунаклары булды.
“Сабан туе гүзәле- 2018” шәһәр бәйгесенең финал өлеше 20 июньдә 19.00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак.

Комментарийлар