
Тантанада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясе рәисе Игорь Левитин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айдельдинов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рәсми тантана өлеше башланганчы шунда җыелганнар Ростов-на-Донудагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бу ярышларда катнашу – остарак спортчыларның күнекмәләре белән танышу өчен бик әйбәт мөмкинлек, диде Игорь Левитин. Ул ассызыклаганча, турнирга илнең иң яхшы теннисчылары килгән, шул исәптән өстәл теннисы буенча Россия җыелма командасы вәкилләре дә.

Шулай ук И.Левитин искәрткәнчә, 1-2 ел дәвамында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, республика Өстәл теннисы федерациясе белән бергәләп, республика районнары өстәл теннисы белән шөгыльләнүчеләрне кирәкле спорт инвентаре белән тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларны турнир ачылу белән котлады һәм Татарстан өчен мондый чемпионатны кабул итү зур мәртәбә, дип ассызыклады. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм зур җиңүләр теләде, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
Өстәл теннисы буенча XV Бөтенроссия ярышлары 2016 елның 18-20 март көннәрендә уза. Көч сынашырга Россиянең 22 төбәгеннән 263 спортчы килгән.
Комментарийлар