Логотип «Мәйдан» журналы

Сабада Нургали Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат турниры үткәрелде

Узган шимбәдә Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат турниры үткәрелде, дип яза "Са...

Узган шимбәдә Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнехановның истәлегенә багышланган шахмат турниры үткәрелде, дип яза "Саба таңнары" газетасы.
Спортның әлеге төрендә көчләрен сынарга Саба, Кукмара, Балтач, Биектау, Арча, Мамадыш районнарыннан мәктәп укучылары, өлкәннәр – барысы 280нән артык спортчы һәм шахмат уены белән мавыгучы килде. Иң яшь шахматчыга – Балтачтан Раил Мәрдановка, Шәмәрдәннән Мәликә Гатауллинага 5 яшь иде. Ә иң өлкән шахматчы булып Лесхоз бистәсеннән Николай Евдокимов танылды. Малайлар һәм кызлар арасында төрле яшь категорияләрендә үткән ярышларда җиңүне Алинә Антонова һәм Рушан Ситдиков (икесе дә Мамадыштан), Дилә Гайзуллина (Саба), Нурлан Хисмәтов (Кукмара), Алисә Хәмидуллина (Мамадыш), Азат Хөрмәтуллин (Балтач) яулады. Хатын-кызлар арасында Тат.Икшермәдән Рамилә Нургалиева җиңде. Призлы урыннарны да сабалылар – бертуганнар Гүзәл Кәримова һәм Сиринә Мөхәммәтова алды. Ир-егетләр турнирында Эзмәдән Салават Габдерахманов – 1нче, Миңгәрдән Альберт Вәлиуллин 2нче булды. Спорт мастерлыгына кандидатлар бәйгесен Кукмарадан Дмитрий Алексеев отты. Явлаштаудан Мулланур Мусин 2нче булды. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларны бүләкләүдә башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин, легендар урманчының оныгы Азат Миңнеханов катнашты.
Барлык катнашучыларга турнир истәлеге билгесе итеп теплицадан әле яңа гына алынган үсентеләр бирелде, диелә язмада.
 
 

Комментарийлар