Логотип «Мәйдан» журналы

Сабада балыкчылар ярышы узды

Райондагы балыкчылар ярышы турындагы мәгълүматны ”Саба таңнары” газетасы бирә.Ярышта кечкенәләр дә, зурлар, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да катнашты. Шәмәрдәннән Хаҗирә Кашапова, Наҗия Шамилова, Зоя Як...

Райондагы балыкчылар ярышы турындагы мәгълүматны ”Саба таңнары” газетасы бирә.
2213
Ярышта кечкенәләр дә, зурлар, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да катнашты. Шәмәрдәннән Хаҗирә Кашапова, Наҗия Шамилова, Зоя Яковлева да Мичәнбаш буасына йөреп туплаган осталыкларын күрсәттеләр. Ярышның кагыйдәсе гади – бер генә кармакка тотарга, кичтән тоткан балыкны суыткычтан алып килеп чиләккә салмаска. Җимнең ниндие дә ярый.
Балык эләкмәүдән зарланучылар да булды, билгеле. Шуңа күрә ярышның тагын бер сәгатькә озайтылды. Калкавычлар тын торган арада балыкчы темасына мәзәкләрнең иң кызыклары сөйләнде.
Ярыш традицион дүрт номинациядә барды. Ярышка быргы кычкыртып старт бирелеп, 10 минут үтүгә иң беренче булып балык тотучы билгеле булды. Ул – быел икенче сыйныфка баручы Саба егете Әмин Гыйльмиев.
Иң кечкенә балыкны тотучы Хәниф Хөсәенов (Саба) булды. Иң зурын эләктерүче булып Шәмәрдәннән Давыт Шәрипов танылды (0,5 кг). Икенче урынны алган Радик Гайзуллинның балыгы аныкыннан 50 граммга җиңелрәк тартты. Аннары барлык тотылган балыкларны үлчәделәр һәм җиңү Анатолий Леоновка (Шәмәрдән) елмайды (3,345 кг). Олы Арташтан Илшат Хәсәнов (2,745 кг балык) 2нче, Сабадан Вакыйф Җамалиев (2,495 кг) 3нче урынны алды.
Ярышта катнашкан 40 команда арасында шәмәрдәнлеләргә тиңнәр булмады. Өч кешелек “На крючке” командасы 1нче урынга (барлыгы 5,355 кг балык тоткан иде), “Эхолот” (4,015 кг) 2нче урынга, “На садке” (3,070 кг) 3нче урынга чыкты.
Аннары балыкчылар резин көймәдә узыштылар. Беренчелекне Сабадан Азат Гарипов алды. Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар һәм махсус призлар, актив катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре бирелде. Бүләкләүләр барышында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә игътибардан читтә калмады, иң өлкән балыкчы белән иң яшь кармак салучы да билгеләп үтелде. Рәхмәт сүзләре оештыручыларга, химаячы Рәмзия Зариповага һәм иганәчелеккә өлеш кертүчеләр Газинур Вафин, Анна Нигъмәтҗанова, Илнар Сөнгатуллин, Алмаз Мөхәммәтшинга әйтелде.

Комментарийлар