Рузил Гатин Мәскәүдә баштүбән җырлаган (ВИДЕО)
Күптән түгел Татарстан Минтимер Шәймиев идеясе белән Мәскәүдә беренче мәртәбә татар телендә “Кара пулат” операсын күрсәтте. Легенданың асылында 12 хатын-кыз язмышы ята. “Кара пулат” операсы аның автор...
Күптән түгел Татарстан Минтимер Шәймиев идеясе белән Мәскәүдә беренче мәртәбә татар телендә “Кара пулат” операсын күрсәтте.
Легенданың асылында 12 хатын-кыз язмышы ята. “Кара пулат” операсы аның авторы, халык шагыйре Ренат Харисның 75 еллык юбилее уңаеннан куелды. Операны барлыкка китерүдә яшь композитор Эльмир Низамов белән режиссёр-сценограф Георгий Ковтун катнашты. “Кара пулат”та Турыбатыр образын башкарган Рузил Гатинның сәхнәдә баштүбән җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдырды. “Кара пулат”ка әзерлек һәм үзенә бирелгән роль турында ул менә ниләр сөйли:.
– Спектакль бик яхшы узды. “Кара пулат”ны Мәскәүдә күрсәтер алдыннан 2015 елның маенда аны Казандагы Качалов театры сәхнәсендә уйнаган идек. Бер елдан артык узган вакыт эчендә бик күп әйберләрне яңадан искә төшерергә туры килде. Әмма русча әйтмешли, “руки помнят”. Вокал яктан гына түгел, бию элементларын һәм башкасын яңадан кабатлап чыктык. Анда бит сугыш күренешләре дә бар.
Баштүбән җырлавым турында шактый кеше сорады инде. Опера ахырында мине баштүбән асып куялар. “Син ничек шул халәттә җырлыйсың?” – дип сорыйлар. Әлбәттә, бу образыма кергән. Шулай итеп уйнарга тиешмен. Минем өчен гадәти әйбер. Ул авыр да түгел. Режиссёр шулай куйган икән, шулай башкарабыз. Ә ролемә килгәндә, Турыбатыр – уңай персонаж, хан кызы Нәргизәнең яраткан кешесе. Алар туй ясарга җыеналар. Шул вакытта Тамерлан гаскәрләре Болгарны басып ала. Кызганыч, опера ахырында минем персонаж вафат була. Ролемне яратып башкардым. Миңа көч биреп торырга ГИТИСта бергә укыган төркемдәшләрем, остазым Владимир Пучков та килгән иде. Премьерадан алган кичерешләрне әле дә искә алып сөйлибез.
Мәскәү сәхнәсенә килсәк, Малый театр сәхнәсе Казандагы Тинчурин һәм Качалов театрларыннан аерыла. Сәхнә бик зур түгел. Тамаша залы зуррак булса да, сәхнәдә кайбер элементларны бераз үзгәртергә туры килде. Мәскәүдә татар операсын күрсәтә алуыбыз белән бәхетлебез.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=pa_Ko0NJ3Ek[/embed]

Комментарийлар