Логотип «Мәйдан» журналы

Руслан Сәлимгәрәев БДИдан 400 балл җыйган

 Мәскәүдә укучы Руслан Сәлимгәрәев урыс теле, математика, химия һәм биологиядән максималь балл җыя алган.Мәскәүнең 179 мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы, Руслан Сәлимгәрәев Бердәм дәүләт имтих...

 
Мәскәүдә укучы Руслан Сәлимгәрәев урыс теле, математика, химия һәм биологиядән максималь балл җыя алган.
Мәскәүнең 179 мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы, Руслан Сәлимгәрәев Бердәм дәүләт имтиханының 4 фәненнән максималь балл, 400 балл җыя алган. Ул имтиханны урыс теле, математика, химия һәм биологиядән тапшырган.
Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, мондый очрак икенче тапкыр булды, 2013 елда Кировтан чыгарылыш укучысы да 400 балл җыйган булган.
Азатлык Руслан белән элемтәгә кереп карады, ләкин җавап ала алмады. РИА Новости агентлыгына биргән әңгәмәдә ул нәтиҗәләрне күргәч, башта ышанмаган, сайт эшләми дип уйлаган, дип сөйләгән. Руслан Мәскәү дәүләт университетының биоинженерия һәм биоинформатика бүлегенә керергә җыена.
Быел Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 28 майдан 2 июльгә дәвам иткән. Аны 730 меңнән артык кеше тапшырган.
 
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар