Логотип «Мәйдан» журналы

Руслан Айсин Милли үсеш стратегиясе юнәлешләрен булдыручы белгечләр аз дип саный

Татар халкының Милли үсеш стратегиясе юнәлешләрен булдыру өчен белгечләр саны җитми. Сәясәт белгече Руслан Айсин шундый фикерен Болгар радиосында әңгәмә вакытында әйтте."Татар халкы үсеш стратегиясе -...

Руслан Айсин Милли үсеш стратегиясе юнәлешләрен булдыручы белгечләр аз дип саный
Татар халкының Милли үсеш стратегиясе юнәлешләрен булдыру өчен белгечләр саны җитми. Сәясәт белгече Руслан Айсин шундый фикерен Болгар радиосында әңгәмә вакытында әйтте.
"Татар халкы үсеш стратегиясе - үз эченә күп юнәлешләрне алган фундаменталь проект. Аның идеологик чыганагы - Бөтендөнья татар конгрессы, ә башкаручысы - төрле өлкәләрдә эш итүче белгечләр. Һәм аларга килгәндә, безнең интеллектуаль көчебез зур түгел дигән фикергә киләм. Стратегиянең юнәлешләрен булдыра алучы белгечләр саны аз. Димәк, безгә бу юнәлештә дә эшләргә кирәк", - диде ул.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179307/

Комментарийлар