Логотип «Мәйдан» журналы

"Руки вверх" солисты операциягә әзерләнә. Аны дәвалар өчен табиблар консилиум җыйган

"Руки вверх" төркеме солисты Сергей Жуков сәламәтлеге какшау сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән.90 нчы еллар яшьләренең кумиры хәзерге вакытта үзе белән аппарат йөртүе турында сөйләгән. Ул аның эчен...

"Руки вверх" төркеме солисты Сергей Жуков сәламәтлеге какшау сәбәпле, табибларга мөрәҗәгать иткән.90 нчы еллар яшьләренең кумиры хәзерге вакытта үзе белән аппарат йөртүе турында сөйләгән. Ул аның эченә тоташкан һәм футболка эченә яшереп йөрүе хакында әйткән. Бу хакта "Дни.ру" яза.
— Соңгы берничә ел эчендә без бик күп концертлар куйдык. Бу бик зур һәм җитди эш булды, әлбәттә, минем сәламәтлек тә какшады. Июнь башында дәвалана башладым, әмма хәл начарайганнан-начарая барды. Яралар төзәлми башлады, һәм шулай итеп, миңа табиблар консилиумына мөрәҗәгать итәргә туры килде, - дип белдергән Жуков үзенең "Инстаграм" битендә.
Шул ук вакытта ул үзенең җанатарларын тынычландырган - күпләрегез уйлаган куркыныч авыруларның берсе түгел бу, дигән. Шулай ук ул үзенең урын өстендә ятмавын да ассызыклаган.
— Әмма табиблар кушуы буенча, миңа көн саен процедуралар үтәргә һәм табиб кабинетында булырга туры килә. Һәм мин менә шушы аппаратка тоташкан, ул тәүлегенә 24 сәгать үзем белән, - дип сөйләгән җырчы.
"Руки Вверх" төркеме үзенең алдагы турларын туктатып торырга булган, моның өчен Жуков гафу үтенә. Шулай ук, август аенда җырчының тагын бер операциягә керәсе билгеле.
[embed]https://www.instagram.com/p/Bl-EiWhBZU9/?taken-by=sezhukov[/embed]
 

Комментарийлар