Ростовтагы самолетның һәлакәткә очравында яңа фараз (+видео)
Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолеты биеклек руленең эштән чыгуы – кысылып калуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин, дигән фараз бар."Российская Газета" хәбәр итүенчә, төшеп утырыр алдын...
Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолеты биеклек руленең эштән чыгуы – кысылып калуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин, дигән фараз бар.
"Российская Газета" хәбәр итүенчә, төшеп утырыр алдыннан самолет 940 метр биеклеккә күтәрелә, аннары кинәт түбәнгә төшә башлый. Биеклек җирдән 270-300 метр калгач, самолет төшеп утыру полосасына егылып төшә башлый. Ул вакытта аның түбәнәю авышлыгы 45-50 градус, ә тизлеге сәгатенә 325 чакрым була. Диспетчер һәм пилотлар сөйләшүеннән аңлашылганча, бу вакытта экипаж хәлне җайга салырга теләгән, эфирда тынлык хөкем сөрә.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=ifJ9osyLRqQ[/embed]
Комментарийлар