Логотип «Мәйдан» журналы

Ростов өлкәсендә борынгы мөселман зираты табылган

Ростов өлкәсе Азов шәһәрендә барган казыну эшләре вакытында археологлар, фаразлар буенча, Алтын Урда заманына караган зиратка тап булганнар.Җирле музей-тыюлык хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, XIII-XIV...

Ростов өлкәсе Азов шәһәрендә барган казыну эшләре вакытында археологлар, фаразлар буенча, Алтын Урда заманына караган зиратка тап булганнар.
Җирле музей-тыюлык хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, XIII-XIV гасырларда Алтын Урда вакытындагы Азовта (ул заманда Азак дип аталган) зиратлар бик күп булган. Аларның күбесе хәзерге көнгә кадәр өйрәнелмәгән. Әлеге яңа табылдык мөселманнарныкы булырга тиеш дип белдергән Азов тарих-археология һәм палеонтология музей-тыюлыгының археология бүлеге җитәкчесе Андрей Масловский. Моны галимнәр җәсәдәләрнең ничек урнашуына карап билгеләгән.
 
Чыганак: https://islam-today.ru/

Комментарийлар