Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Закиров адашын үзе эзләп тапкан һәм сюрприз ясаган!

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров үзенең адашын эзләп тапкан. Аларның исем-фамилия һәм хәтта әтисенең исемнәре дә охшаш икән.– Вконтакте сайтында үземнең сәхифәм бар. Концертыма чакыру ни...

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров үзенең адашын эзләп тапкан. Аларның исем-фамилия һәм хәтта әтисенең исемнәре дә охшаш икән.
rustam
– Вконтакте сайтында үземнең сәхифәм бар. Концертыма чакыру нияте белән Рөстәм Закиров исемле кешеләрне барларга уйладым. Ләкин Закиров фамилиясе киң таралган фамилия булып чыкты. Андагы Рөстәм Закировларның барысын да чакырган булсам, миңа 2 көн бушка концерт куярга туры килер иде. Күптән түгел җырчы Алсу Фазлыева Кукмарада миннән якынча 20 яшькә яшьрәк Рөстәм Раиф улы Закиров яшәвен, аның никахын алып барырга җыенуын белдерде. Минем дә әтием Раиф исемле бит! Яшьләргә сюрприз оештырырга булдык: никахларына барып җыр башкардым, – дип сөйли артист.
Җырчы үзенең адашын ноябрьдә филармониядә узган концертына да чакырган. «Адашны сәхнәгә чакырып, булган проблемаларыгызны шушында хәл итегез, дип юрган бүләк иттем. Рөстәм белән әле киләчәктә дә элемтәдә торырбыз дип өметләнәм. Балалары тугач, Пошалым чанасы бүләк итәргә телим, Алла теләсә», – ди җырчы.
 
Интертат

Комментарийлар