Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин видеоконференцэлемтә режимында РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев үткәргән Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты.Эчке...

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин видеоконференцэлемтә режимында РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев үткәргән Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты.
Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты
Эчке эшләр министры билгеләп үткәнчә, программа-техник җайланмалар үсеше төрледән-төрле мәгълүматны тарату чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә.
«Узган елда гына да Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре куллану ярдәмендә кылынган 18 меңнән артык наркоҗинаять ачыкланды. Наркотикларны рекламалау характерындагы материалларны үз эченә алган сәхифәләрне ябу турында 26 меңгә якын карар чыгарылды. Тыелган матдәләрне пропагандалау фактлары буенча булдырмый калынган административ хокук бозулар саны ике тапкырга диярлек артты», - диде Колокольцев.
Министр әлеге өлкәдә норматив базаны камилләштерүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кирәклеген белдерде. Әйтик, Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан махсус закон проекты әзерләнгән. Ул интернетта яки гаммәви мәгълүмат чараларында наркотикларны рекламалаган өчен җәзаны катгыйландыру, шулай ук законга каршы килә торган контент белән танышуга вакытында чик куймаган өчен элемтә операторларының җаваплылыгын көчәйтүне күздә тота.
Министр искәртеп үткәнчә, наркотикларга каршы пропаганданы көчәйтергә, заманча һәм яшүсмерләр өчен кызыклы форматларда уңай контент булдырырга кирәк.
Утырышта наркотикларга каршы профилактика акцияләре оештыруга кагылышлы тәкъдимнәр хакында да фикер алыштылар. 2017 ел башыннан алып аның кысаларында 70кә якын чара оештырылган, алар 2,5 миллионга якын кешене берләштергән.
Фото: 16.мвд.рф

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183319/

Комментарийлар