Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә. Фото: Илнар ТухбатовСтратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тәкъди...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.
0157 Фото: Илнар Тухбатов
Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тәкъдим иткән проектта Россия төбәге башлыклары бер миллиард шәхси инвестицияләр өчен көрәшәчәк. Губернаторлар телепрограмма кысаларында үз проектларын тәкъдим итеп, төбәкнең инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләячәк.
Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов проектта катнашырга теләк белдергән инде.
Шундый ук катнашу тәкъдимен Новгород һәм Ульяновск өлкәләре башлыклары да алган, дип белдергән Алиханов.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар