Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап, Телеграмда видео урнаштырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап үзенең Telegram-каналында видеокотлау урнаштырды.Музыкалы роликта язгы Казан күренешләре сурәтләнгән. Видеода Россия һәм Татар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап үзенең Telegram-каналында видеокотлау урнаштырды.
Музыкалы роликта язгы Казан күренешләре сурәтләнгән. Видеода Россия һәм Татарстан флаглары, шәһәр халкы, ачылып килгән яфраклары, суда йөзгән үрдәкләр һәм республика башкаласы тормышыннан башка мизгелләр күренә.
«Яз һәм хезмәт бәйрәме белән! Барыгызга да яхшы яллар!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов видеокотлауга.

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-yaz-ham-xezmat-bairame-belan-kotlap-telegramda-video-urnastyrdy-5853970

Комментарийлар